Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кеше сөякләре табылуы факты буенча башлангыч тикшерү үткәрелә
Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). 23 нче август көнне көндез Казанның Чернышевский урамы буенча бер йортның почмагында җир казу эшләре барышында 2,5-3 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган. Якынча фаразларга караганда, алар олы кешенеке һәм баланыкы. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла.
Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган. Хәзерге вакытта алар экспертизага җибәрелгән. Барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз