news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спаста ашлама сиптерү җайланмасын урлап киткәннәр

Агрегатның бәясе - 740 мең сум

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Спас районының “Хузангаевский” хуҗалыгы басуыннан бәясе 740 мең сум тирәсе торган ашлама сиптерү җайланмасын урлап киткәннәр. “Центрсельхозхимия” җәмгыятенә караган кыйммәтле җайланманы төнгә караусыз басуда калдырып киткәннәр. Караклар исә шуннан файдаланып, ашлама сиптерү агрегатын икенче билгесез бер техникага тагып киткәннәр.

Бу факт буенча тикшерү эшләре кузгатылган, әмма әлегә бернинди нәтиҗәләр дә юк, дип белдерә “Яңа тормыш” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot