news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп янында граната табылган

Дөрес, ул тирә-як өчен куркыныч тудырмаган

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең Дальняя урамындагы 17нче мәктәп янында каравылчы гранатага охшаш әйбер күреп, полиция чакырткан.
Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре экспертиза ясап, аның “Ф-1” маркасындагы пехотага каршы кулланыла торган граната булуын ачыклаган. Эксперт нәтиҗәсенә караганда, граната шартлаткыч әйбер булып санала, әмма ул тирә-як өчен куркыныч тудырмаган, чөнки запалы булмаган. Хәзер эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шартлаткыч әйбернең кайдан булуын ачыклау белән мәшгуль, дип белдерә “Яшел Үзән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot