news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» җитәкчелеге Әлмирә Әдиятуллинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Аны планетадагы иң яхшы йөз хатын-кызның берсе буларак Нобель премиясенә кандидат итеп тә күрсәтәләр.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Әлмирә Әдиятуллина мөселман журналистикасының легендасы, Татарстан яшьләренең йөзен үзгәрткән кеше иде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мәрхүмәнең якыннары һәм туганнарына юллаган кайгы уртаклашу телеграммасында шулай диелә.

«Әлмирә Әдиятуллина - мөселман журналистикасының легендасы. Ул үзенең актив эшчәнлеге белән бүгенге Татарстанның һәм Россиядәге мөселман өммәтенең йөзен үзгәртте. 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башында ул татар халкының милли күтәрелеше хәрәкәтендә актив катнашты. Ул дин тотучы хатын-кызларның паспортка яулыктан фотога төшү хокукы өчен көрәште. Бу да аның тормышындагы мөһим эпизодларның берсе», - диелә телеграммада.

Әдиятуллина үзенең 40 елдан артык гомерен журналистикага багышлады. 1957 елда ул «Совет мәктәбе» журналында эшли башлый, соңыннан, 1964-1993 елларда «Азат хатын» журналында хезмәт куя. Аны хәтта планетадагы иң яхшы йөз хатын-кызның берсе буларак Нобель премиясенә кандидат итеп тә күрсәтәләр.

Журналистика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бүген вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100