Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602гә җиткән

Соңгы тәүлектә республикада яшәүче өч кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602 кешегә җитте.

Соңгы тәүлектә республикада өч кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган. 

«27 июльгә 602 үлем очрагы теркәлгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Covid-19 инфекциясеннән соңгы тәүлектә 1934 һәм 1944 елларда туган ике ир-ат һәм 1954 елда туган хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән.