news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләргә юлыккан. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг купкан. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган.

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100