news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә урамда бер кызны көчләгән Ижевск кешесен Казанда тоткарлаганнар

Әлеге хәл 20 июньгә каршы төндә Ижевскида Октябрьнең 10 еллыгы урамында булган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан башкаласында Ижевск шәһәрендә яшәүче кешене тоткарлаганнар, ул урамда бер кызны көчләгән булган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, бу хәл 20 июньгә каршы төндә Ижевскида Октябрьнең 10 еллыгы урамында булган. Ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм итә, көчли, шуннан соң качып китә.

Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчедән һәм шаһитлардан сораштырганнан соң, ир-атны эзләү игълан ителгән булган.

23 июльдә аны Казанда тоткарлыйлар. Аңа сексуаль характердагы көчләү гамәлләре өчен җинаять эше кузгатылган. Хәзер ир-атны сак астына алганнар. Эшне тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot