news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан үлү куркынычы югары булган кешеләрнең тагын бер төркеме ачыкланган

Вакцинациядән баш тарткан, 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк пациентлар еш кына вирус корбанына әверелә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Британия тикшеренүчеләре коронавирус инфекциясеннән үлү куркынычы югары булган кешеләрнең тагын бер төркемен ачыклаган. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.

Вакцинациядән баш тарткан, 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк пациентлар еш кына вирус корбанына әверелә. Аларның кайберләре сау-сәламәт булган һәм инфекцияне көчәйтә торган авырулардан да интекмәгән, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

Моннан тыш, табиблар коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр арасында үлем-китем очракларын өйрәнгән. Беренчедән, кешеләрнең 5 процентында вакцинага карата иммун җавап булмаган. Икенчедән, шул ук сандагы пациентларның иммун системага бәйле проблемалары булу аркасында препаратка карата реакциясе йомшак.

Моннан тыш, белгечләр искәрткәнчә, хәтта прививка ясатучылар өчен дә кешенең ничә яшьтә булуы куркыныч фактор санала. Вакцинация узган гражданнар арасында бу куркыныч 70 яшьлек кеше өчен 35 яшьлегенә караганда 32 мәртәбә зуррак, дип аңлатты табиблар.

«Татар-информ» агентлыгы коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр SARS-CoV-2 гамма-штаммын йоктырырга мөмкин дип кисәткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100