news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Афзалова вафат

Нәфисә Афзалова бүген Әлмәттә Гамил ага Афзал янәшәсендә җирләнәчәк.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Гани кызы Афзалова вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать әфәнде Шаһиев җиткерде, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

"Нәфисә ханым озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә сәркатип булып эшләде. Исемнәре татар дөньясына танылган язучыларның бик күп әсәрләре аның кулы гына түгел, җаны аша узып укучыга барып иреште", диелә хәбәрдә.

Нәфисә ханым бүген Әлмәттә Гамил ага Афзал янәшәсендә җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100