Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә ир-ат танышын үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып калдырган
Тиздән шикләнелүчене Яшел Үзәнгә тикшерү эксперименты өчен китерәчәкләр, чөнки аны кеше талаган өчен хөкем итәргә өлгергәннәр инде.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә ир-ат иптәшен үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып илтеп ташлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Июль уртасында Яшел Үзәндә күп санлы пычак яралары булган ир-ат мәете табылган. Өстәвенә, мәрхүмнең тәнендә пычак лезвиесе калган. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар - ул 2020 елның февраленнән хәбәрсез югалган 38 яшьлек кеше булып чыга.
Җинаять кылуда шикләнеп, шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын тоткарлана. Ул февраль аенда ике ир-атның аның фатирында бәйрәм ясап өстәл артында утырулары хакында сөйли. Шунда утырганда 47 яшьлек ир-ат иптәшенә берничә тапкыр пычак белән кадый, тегесе шуннан үлә. Мәрхүмнең мәетен капчыкка салып, балалар коляскасында алып китә. Шуннан соң шаһит хатын-кызга үтерү белән яный.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тиздән шикләнелүчене Яшел Үзәнгә тикшерү эксперименты өчен китерәчәкләр, чөнки аны кеше талаган өчен хөкем итәргә өлгергәннәр инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз