news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 трассасындагы авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Авария республиканың Минзәлә районында булган.

Татарстанда М7 трассасындагы авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасындагы куркыныч авариядә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Аларның сүзләренә караганда, авария республиканың Минзәлә районында булган. Биредә «КИА» һәм «Лада» җиңел машиналары капма-каршы бәрелешкән.

«КИА» машинасын йөртүчене һәм пассажирын күпләгән җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киттеләр. Шулай ук «Лада» машинасы йөртүчесе дә зыян күрде, эче авыртуына зарланды. Ә менә андагы пассажир хатын-кыз һәлак булды», - дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot