Казанда ЦУМ янында ташландык бина яна

11.00 сәгать тирәсендә Коротченко урамында янгын чыккан.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда ЦУМ янында ташландык бина яна. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

11.00 сәгать тирәсендә Коротченко урамында янгын чыкты. Якындагы йортларга куркыныч янамый. Зыян күрүчеләр юк.

Урында янгын сүндерүчеләр эшли. Янгын китергән зыян күләмен һәм сәбәпләрен ачыклыйлар.