news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә чит ил машинасы 84 яшьлек ир-атны таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте төнге икедә Гадел Кутуй урамында булган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казанда төнлә чит ил машинасы 84 яшьлек ир-атны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте төнге икедә Гадел Кутуй урамында булган.

«Шевроле» автомобиле белән идарә итүче 26 яшьлек егет 84 яшьлек ир-атны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат тиешсез урында юл аша чыккан.

Һәлакәттә пенсионерның баш мие селкенгән, баш түбәсе кара янган, кулы сынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot