Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алимент буенча 400 мең сум бурычлы хатын-кыз ярты ел гомерен колониядә үткәрәчәк
Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек хатынны берничә тапкыр җаваплылык турында кисәткәннәр, тик ул җиде яшьлек улына ярдәм итәргә ашыкмаган.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алимент буенча 400 мең бурычлы хатын-кыз ярты ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде.
Судта ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек хатын 2019 елның декабреннән 2020 елның маена кадәр 7 яшьлек улын тәрбияләп тоту өчен алимент түләмәгән. Ваемсыз ананы административ һәм җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр, әмма ул балага ярдәм итәргә ашыкмый.
Алиментлар буенча аның бурычы 400 мең сумнан артып киткән.
Хатын-кызны «Ата-ана тарафыннан җитди сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларны карап тотуда суд карарын үтәмәү, акча түләмәү һәм бу хәл берничә тапкыр кабатлану» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Киләсе ярты ел гомерен алиментчы колония-поселениедә үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз