Бер көндә булган ике һәлакәтнең ике корбаны бар

Тагын икесе хастаханәдә

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 24 июль көнне сәгать көндезге 1дә Түбән Кама – Чистай юлының 71 нче чакрымында “Дэу Нексия” автомобиле белән идарә иткән 1970 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, куркынычсыз хәрәкәт тәэмин итәрлек тизлек сайламаган һәм юлдан түбән төшеп капланган. Нәтиҗәдә, әлеге кеше шул капланудан һәлак булган, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.

Шушы ук көнне 1 сәгатькә соңрак, Алабуга шәһәренә җитәрәк 9 чакрым калгач, “ВАЗ-2112” автомобиле һәлакәткә сәбәпче булган. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, икенчел дәрәҗәдәге юл буйлап шушы машинада барган 1988 елгы ир-егет юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 пунктын бозып, төп юлдан хәрәкәт иткән “Рено Логан”га юл бирмәгән һәм аны бәрдергән, һәлакәт нәтиҗәсендә исә үзе шунда һәлак булган. “Рено”ның рулендагы 1970 елгы кеше һәм аның 1967 елгы пассажиры Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатылган.