Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда давыл балалар бакчасы түбәсен куптарган, 40 торак пункт утсыз калган
Балалар бакчасының 280 кв.метр түбәсенә зыян килгән.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балалар бакчасының түбәсен давыл куптарган, 40 торак пункт утсыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бүген 112 ашыгыч ярдәм номерына Кукмарада «Березка» балалар бакчасының түбәсен җил куптаруы турында хәбәр килеп ирешә. 80 кв метр түбәгә зыян килгән.
Моннан тыш, Алабуга районында 40 торак пунктта электр элемтәсе өзелгән, аларда 4455 кеше яши.
«Хәзерге вакытта урыннарда авария бригадалары эшли», — дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз