news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гомере буе Арчада татар телен һәм әдәбиятын укыткан Рәшидә Моратова вафат булган

Татарстанның атказанган укытучысына 74 яшь иде.

Гомере буе Арчада татар телен һәм әдәбиятын укыткан Рәшидә Моратова вафат булган
Динә Хәсәнова

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Рәшидә Моратова вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә кызы Динә Хәсәнова әйтте.

«Әни җомга көнне үлде, бүген хезмәттәшләре һәм укучылары белән аны соңгы юлга озаттык. Ул гомерен татар телен һәм әдәбиятын укыту эшенә багышлады. Ял көннәрендә өйләренә кайтып китә алмаган балаларны, бәлешләр пешереп, өенә җыя иде. Әни мине дөньяны яратырга, ярдәмчел булырга өйрәтте. Безнең арада булган көчле бәйлелекне хәтта чит кешеләр дә сизә иде», — дип сөйләде Динә Хәсәнова.

Рәшидә Моратова лаеклы ялга чыккач, аның эшен Әлфия Төхвәтуллина дәвам иткән. «Рәшидә Әхмәтовна бик тырыш һәм хыялый иде, шигырьләр язды. Бик күп түгәрәкләрне җитәкләде», — дип искә алды ул.

«Без аның белән бергә көллияттәге татар теле төркемнәрендә эшләдек. Хезмәтен чын күңеленнән башкарган кеше иде. Ул татар телен, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертте. Укучы күңелендә татар теленә мәхәббәт уята белә иде. Студентлар буш вакытларында татар әдәбиятын укый иде», — дип искә алды Арча педагогия көллиятенең биология укытучысы Зөһрә Кәримова.

Ул укыткан укучыларның күбесе татар теле укытучысы булып киткән. «Рәшидә Әхмәтовна минем сыйныф җитәкчесе иде. Ул, бар күңелен биреп, безгә татар теленең нечкәлекләрен җырлый-җырлый, елый-елый өйрәтте, җөмләләрне тикшерүгә мәхәббәт уятты. Группада укыган студентларның күбесе аның эзе белән китте. Ул безне укытучы һөнәрен яратырга өйрәтте», — ди Арчаның 7нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев.

  • Моратова Рәшидә Әхмәт кызы — Татарстанның атказанган укытучысы, 1945 елның 10 августында Арча районы Иске Йорт авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем алган. 1980нче еллардан Арча районы педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100