Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән

Фаҗига Баграж-Никольское авылында килеп чыккан.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Кичә көндез бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Баграж-Никольское авылында 56 яшьлек ир-атның батып үлгәнлеге хакында хәбәр алынган.Шаһитлар 7нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә ир-атның үле гәүдәсен судан алып чыгарга булышкан.Ачыкланганча, ир-ат коеныр өчен яраксыз булган су буенда ял иткән һәм коенырга уйлаган. Ярдан ун метрлап киткәч, ул күздән югалган.