Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Яңа гасыр” телеканалының “7 дней” программасы төшерү төркеме юл һәлакәтенә очраган
Юлга кисәк кенә атылып чыккан ат авария килеп чыгуга сәбәп булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртән “Татарстан – яңа гасыр” телеканалының “7 дней” программасы төшерү төркеме җитди юл һәлакәтенә очраган. “Татар-информ”га билгеле булганча, юлга кисәк кенә атылып чыккан ат авария килеп чыгуга сәбәп булган.
Юл һәлакәте журналист, оператор һәм йөртүче Мөслим районыннан кайтып барганда, Балык Бистәсе районы территориясендә сәгать 3.15 булган.
“Мин йоклаган идем һәм кисәк бәрелүдән, өстемә кемнеңдер каны акканыннан уянып киттем, пыяла коелды, һәм мин кычкырып ярдәм сорап, машинадан чыктым”, - дип сөйләде хәбәрче.
Юлга чыккан ат шул ук минутта һәлак булган. Шаһитләр сүзләренчә, машина 180 градуска әйләнеп, юл кырыена төшкән. Барыннан да бигрәк машина йөртүче һәм оператор зыян күргән, аларның баш миләре селкенгән. Хәзерге вактыта авариядә зыян күрүчеләр медицина тикшерүен уза.
“Татар-информ” МА журналистлары коллегаларына тиз арада савыгуларын тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз