news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильево бистәсе янында батып үлгән баланың мәете табылган

Билгеле булганча, бала дуслары белән елга янына барган.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Коткаручылар Васильево бистәсе янында елгада батып үлгән баланың мәетен тапкан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген 20.07 сәгатьтә коткаручылар бүген көндез Васильево бистәсе янында Сумка елгасында батып үлгән малайның мәетен тапкан.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген көндез Казан янында Васильево бистәсе янында 12 яшьлек малайны эзләгәннәр. Билгеле булганча, бала дуслары белән елга янына барган, бетон блоклар янына төшкән һәм суга егылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100