Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Чулман елгасында судно маякка бәрелеп, корпусын тишкән
«Григорий Танцоров» судносы белән әлеге хәл төнге сәгать өчләрдә булган.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда Чулман елгасында судно маякка бәрелеп, корпусын тишкән.
Россия Тикшерү комитетының Транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә Лаеш тирәсендә Чулман елгасында төнге сәгать өчләрдә булган. Алдан ачыкланганча, «Григорий Танцоров» судносы елгада бүлгеч маякка килеп кергән һәм шул рәвешле корпус үтәли тишелгән.
Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән, ягулык түгелмәгән. Хәзер судноны ремонтлыйлар. Бу хәлнең шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз