news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын зыян күргән

Зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә озатканнар.

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын зыян күргән
Валентин Кулагин

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашындагы юл һәлакәте Чаллы янында, Сосновый бор – Чаллы юлында булган.

Агентлыкның Автокаладагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин «Татар-информ»га белдергәнчә, җиңел автомобиль белән идарә иткән 74 яшьлек ир-ат игътибарын читкә юнәлткән – ул нәрсәдер алу өчен артына борылган. Шул мизгелдә машина читкә каерган һәм каршыга килүче йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм аның хатыны төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot