news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар

Раил Мирзасалиховны 16 апрельдән бирле эзләделәр.

Мамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
Владимир Васильев/архив

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кичә, 26 майда, Мамадыш районында апрель аенда югалган Раил Мирзасалиховның мәетен Кама елгасында тапканнар.

«Кичә егетнең мәетен табу турында хәбәр килде. Аны шаһит күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Бу суицид булырга да мөмкин», — диделәр Мамадыш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

1998 елгы Раил Мирзасалихов 16 апрельдә югалган иде. Мәрхүмне бүген туган авылы Усалида җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100