news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын хәбәр итү сигналы ярдәмендә Татарстанда күп балалы гаилә һәлакәттән котылган

Дүрт балалы гаилә яшәгән йорт тулысынча янып беткән.

Янгын хәбәр итү сигналы ярдәмендә Татарстанда күп балалы гаилә һәлакәттән котылган
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда күп балалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сәгать өчтә республиканың Питрәч районы Колкомерка авылында Амбар урамында күп балалы гаилә – әти-әниләре һәм дүрт бала, аларнаң берсе - инвалид, яшәгән йорт янган.

Төтен чыга башлагач, көчле сигнал өйдәгеләрне уяткан. Шулай алар һәлакәттән котылып кала алган.

Янгын сүндерүчеләр 18 минуттан соң урынга килеп җиткән.

Ут капкан йортны һәм ишегалды корылмаларын сүндерү өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгынның гомуми мәйданы 147 квадрат метр тәшкил иткән.

Башлангыч фаразлар буенча, ут электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан.

Өйсез калган гаилә әлегә Колкомерка авылындагы туганнарында яшиячәк. Йорт һәм каралты-кура корылмалары иминиятләштерелгән булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләне һәлакәттән коткарган янгын хәбәр итү дүрт приборы йортта узган елның җәендә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча социаль программа кысаларында урнаштырылган иде.

Бүгенге көндә 20 мең йортта 75 меңгә якын хәбәр итү җиһазы урнаштырылган. Бу эшләргә республика бюджетыннан 20,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Йортларда урнаштырылган хәбәр итү приборлары көчле сигналлары аркасында 81 кеше, шул исәптән 38 бала янгыннан мөстәкыйль рәвештә котылып кала алды.

Бу язда Татарстанда аз тәэмин ителгән, өч балалы һәм инвалид балалар тәрбияләнүче 21 мең гаилә яши торган йортларга шундый 85 мең прибор урнаштырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100