news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен сукканнан соң йорт түбәсе һәм агач яна башлаган

Төнлә Лениногорскида шәхси йорт түбәсен яшен суккан.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшен сукканнан соң, йорт түбәсе һәм агач яна башлаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Лениногорскида Кооператив урамында шәхси йорт түбәсе януы турында хәбәр килә. Янгынның яшен сугуы аркасында чыкканлыгын ачыклаганнар.

Янгын 60 кв. метр мәйданга зыян китергән.

Шул ук көнне төнлә Әлмәт районының Чупай авылында яшен агачны суккан.

Ике очракта да зыян күрүчеләр юк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100