news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферы үлгән

Юл һәлакәте М7 трассасында – республиканың Питрәч районындагы Богородское авылы янында булган.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге өченчедә М7 трассасында – республиканың Питрәч районындагы Богородское авылы янында җитди юл һәлакәте булган. «Лада»ның йөртүчесе караңгыда йөк автомобилен абайламаган һәм зур тизлектә аңа килеп бәрелгән дип фаразлана.

«Җиңел автомобильнең шоферына карап торышка 27-30 яшьләр тирәсе. Ир-ат машина салонында кысылып калган. Коткаручылар чакыртырга туры килде», - диде агентлыкка авариянең шаһитлары.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе алга җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100