Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда янгын булган йорттан кабат төтен чыга
Йорттагы бер фатирда шартлаткыч матдәләр табылган булган, фатир хуҗасы тоткарланган.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Батыршин урамындагы торак йортта янәдән янгын чыккан. Йорт тәрәзәләреннән төтен чыга, ә анда яшәүчеләрне урамга чыгаралар. Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән инде.
Бүген көндез әлеге күп фатирлы йортта янгын булган иде. Биредә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын бер фатирда тентү вакытында башланган. Фатир хуҗасында дары, патроннар һәм башка шартлаткыч матдәләр табылган. Бер мизгелдә әлеге ул матдәләр янып киткән, утны тиз арада сүндергәннәр.
Фатир хуҗасы тоткарланган, хәзерге вакытта урында оператив хезмәт эшли. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Билгеле булганча, тоткарланган кешегә 49 яшь һәм ул дары заводында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз