Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен чәнчеп үтергән ир-атка суд булачак
Фаҗига узган елның декабрь башында Менделеевскида булды.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен чәнчеп үтергән ир-атка суд булачак. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
«Тикшерү җитәрлек дәрәҗәдә исбатлау материаллары җыйган. Шулай итеп, Менделеевскида яшәүче 41 яшьлек ир-атның эшен судка җибәргәннәр», — дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фаҗига узган елның декабрь башында булган иде. 41 яшьлек Айнур Харисов элеккеге хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын чәнчеп үтергән. 12 яшьлек үги улы качып котыла алган. Малай тәрәзәдән сикереп чыгып, якындагы икмәк пешерү оешмасына барган һәм ярдәм сораган.
Ир-атны кайнар эздән тоткарлаганнар. Ир-ат бу җинаятькә көнләшү аркасында баруын таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз