Казанның Яңа Савин районындагы юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич башкаланың Төньяк вокзал каршысында килеп чыккан.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Юл-транспорт һәлакәте аркасында әйләнгән “БМВ” машинасын йөртүче арттан килеп бәрелү сизүен һәм идарәне югалтуын җиткергән. Бу хакта  социаль челтәрләрләрдән кулланучылар яза.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич, 3.00 сәгать тирәсендә, Казанның Яңа Савин районында булган – Декабристлар урамыннан барган җиңел машина Төньяк вокзал каршында идарәне югалтып, коймага бәрелә һәм трамвай юлында әйләнеп каплана. Бәхетенә күрә, машина йөртүченең сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.