Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бастрыкин: Террорчы һәм экстремистларны иң пычрак һәм канлы чараларны куллану берләштерә
Тикшерү комитеты башлыгы 2016 елда ведомствоның терроризм һәм экстремизм буенча 1,1меңнән артык эш кузгатуын билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Экстремистлар һәм террорчылар эшчәнлеге дәүләт хакимияте институтларын җимерүгә тагын да күбрәк юнәлдерелә, аларга ярдәмгә тулы бер челтәр булдырылган. Бу хакта Петербургта Әрмәнстан, Белоруссия һәм Россия Тикшерү комитетлары коллегияләренең беренче уртак утырышында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җиткерә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Террорчыларны һәм экстремистларны бер нәрсә берләштерә: иң пычрак һәм канлы чараларны куллану. Соңгы вакытта аларның сәяси максаты - барыннан да элек дәүләт хакимиятен дестабилизацияләү һәм дәүләт хакимияте институтларын җимерү”, дип билгеләп үткән Россия Тикшерү комитеты башлыгы.
Моннан тыш, аларга финанс, әзерлек, мәгълүмати һәм пропаганда ярдәме күрсәтүдә челтәрләнгән үзәкнең ныгуын искәртеп китә Бастрыкин.
Әлеге оператив хәл көчләрне координацияләү, миграция агымына контрольне катгыйландыру һәм аларның ресурс һәм финанс белән тәэмин ителешен бетерү зарурлыгын таләп итүен күрсәтә.
Шулай ук Бастрыкин 2016 елда ведомствоның террорчылык һәм экстремизм буенча 1,1меңнән артык эш кузгатуын билгеләп үткән. “2016 елда Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре тарафыннан экстремистик юнәлештәге җинаятьләр буенча 882 җинаять эше кузгатылды 283 эш террорчылык юнәлеше буенча булды", – дип җиткергән Бастрыкин.
Судка экстремизм буенча 522 , террорчылык буенча 98 эш җибәрелде. Күп эшләр буенча гаепләү карары чыгарылды, дип билгеләп үткән Россия Тикшерү комитеты башлыгы.
Утырыш 3 апрельдә Петербург метросы терактында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз