news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы М7 трассасында йөк машинасы хатын-кызны бәрдергән

Йөк машинасы белән Чаллыда яшәүче 24 яшьлек кеше идарә иткән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Татарстанда йөк машинасы 50 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Юл һәлакәте кичке тугызда М7 трассасының 856 нчы чакрымында — Питрәч районы Шәле авылы янында булган.

Йөк машинасы белән Чаллыда яшәүче 24 яшьлек кеше идарә иткән. Хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Хәзерге вакытта тикшерү оештырылган, авариянең сәбәпләре ачыклана. Юл-транспорт һәлакәте урынына Питрәч районы прокуроры Алмаз Әхмәтшин чыкты. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot