Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер ир-ат өстенә түбәдән кар төшкән
60 яшь ир шунда ук үлгән.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда яшәүче бер кеше өстенә шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Фаҗигага юлыккан ир-атка 60 яшь.
Бу хакта бүген иртәнге сәгать унда 112 хезмәтенә хәбәр килгән. Һәлакәт шаһитлары Казан янындагы Киндери бистәсенең Станция урамында урнашкан йорт түбәсеннән ир-ат өстенә кар ишелеп төшүе турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз