news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аша чыкканда трамвай бәрдергән

Трамвай йөртүче, рельста кешене күрү белән, транспорт чарасын чарасын туктатмакчы булган, әмма өлгермәгән.

(Чаллы, 27 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аркылы чыккан вакытта трамвай бәрдергән.

Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария кичә кич Муса Җәлил проспектында булган. 31 яшьлек җәяүле вакытын янга калдырырга һәм тиешсез урында юл аша чыгарга уйлаган. Трамвай йөртүче, рельста кешене күрү белән, транспорт чарасын чарасын туктатмакчы булган, әмма өлгермәгән.

Башы җәрәхәтләнгән һәм кабыргалары сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100