news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә

Машина йөртү хокукы таныклыгын алу яки алмаштыру, автомобильләрне теркәү өчен дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында язылырга мөмкин.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ЮХИДИ, коронавирус таралуны кисәтү өчен, бары алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен, автомобильне теркәү, имтихан үткәрү, шулай ук машина йөртү хокукы таныклыгын бирү яки алмаштыру хезмәтләре бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан язылып кую буенча гына гамәлгә ашырылачак.

Административ хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эшләр ЮХИДИ бүлекчәләрендә алдан билгеләнгән вакытта кабул итү тәртибендә узачак.

Моннан тыш, ЮХИДИдә авариядә катнашучылар «европротокол» буенча юл-транспорт һәлакәтләрен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар, дип искәрттеләр. Ике автомобиль бәрелешү аркасында машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең һәм пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта гадиләштерелгән рәсмиләштерүдән файдаланырга мөмкин. Бу очракта ике автомобиль дә мәҗбүри рәвештә ОСАГО буенча иминиятләштерелергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда һәм Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре гадәти режимда эшләячәк, диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100