news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция коронавируска түләүле тестлар тәкъдим итүче ялганчылар турында кисәтә

Казанда йортларның мәгълүмат тактасында ташламалы шартларда тест узарга тәкъдим итү турында белдерүләр куелган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россиядә гражданнарга коронавируска түләүле тест узарга тәкъдим итүче мошенниклар эшли башлаган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда йортларның мәгълүмат тактасында ташламалы шартларда тест узарга тәкъдим итү турында белдерүләр пәйда булган. Белдерүдә тест узу сроклары һәм сайтка сылтама күрсәтелгән. Тест узуның нечкәлекләрен шул сайттан карап була диелгән.

Полиция Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән коронавируска тестларны сатып алып булмавы турында кисәтә. Әгәр авыру билгеләре булса, тест өчен биоматериалны табиб юлламасы буенча теләсә кайсы медицина оешмасында алалар.

Хәзер Россиягә башка илләрдән килүчеләр яки инфекция йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар гына тест уза ала.

Полиция шикле QR-кодларны сканер аша уздырмаска һәм шикле сылтамаларга керергә ярамавын искәртә.

Шулай итеп, сез смартфонга зыян китерә торган яки гаджетларга, шәхси мәгълүматка, аккаунтка һәм электрон кошелекка керү мөмкинлеге бирә торган программа куелырга мөмкин. Әгәр сез мошенник корбаны булсагыз яки сезне алдарга омтылсалар 02, 112 (кәрәзле телефоннан 020) телефоннарына шалтыратыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100