news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш чорында ябылмаган 154 оешмага кисәтү ясалды

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре 170 объектны тикшергән, алар коронавирус таралуга каршы көрәш вакытына чикләүләр йогынтысына эләгә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда прокурорлар Covid-19 белән көрәш чорында ябылмаган 154 оешманы кисәтте. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре 170 объектны тикшергән, алар коронавирус таралуга каршы көрәш вакытына чикләүләр йогынтысына эләгә.

16 тикшерелгән оешма үзләре эшчәнлеген туктатты. Шулай итеп, җиде кинотеатр, дүрт төнге клуб, ике фитнес-үзәк, бер күңел ачу үзәге, гастробар һәм аквапарк ябылган.

Тагын 157 оешма җитәкчеләренә һәм вәкилләренә прокуратура рәсми кисәтүләр игълан итте. Сигез оешмада документ алган өчен имза куюдан баш тарту турында акт төзеделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot