news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист, тел галиме Илдар Низамов вафат

Хушлашу иртәгә, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында.

Журналист, тел галиме Илдар Низамов вафат

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамов вафат. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хәбәр итте.

Хушлашу иртәгә, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында.

Васил Гарифуллин Илдар Низамовның, соңгы елларда авыруын, шуңа өстәп коронавирус белән чирләгәч, хәле авырайганын әйтте.

Тел галиме соңгы елларда туган ягында — Әтнә районында яшәде. Илдар Низамовка 85 яшь иде.

Тел галиме, язучы, журналист, Низамов Илдар Малик улы 1936 елның 3 сентябрендә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында туган.

Башкорт университетын (1967), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1976) тәмамлый.

1957 елдан Уфа шәһәрендә яши: Агыйдел елга пароходчылыгында (1957–1960), «Кызыл таң» газетасында (1961–1967) эшли.

1968 елдан Казанда. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә (1968–1974), Татарстан китап нәшриятында (1976–1987).

1987 елдан Казан университетында (1998 елдан профессор).

Фәнни эшчәнлеге

Вакытлы матбугатта хезмәт кешеләре турында очерклар, мәкаләләр, репортажлар белән чыгышлар ясый. 1987 елдан Казан университетында.

Хезмәтләре массакүләм аралашуда татар сөйләм системасы функциясенә, социолингвистикага карый. «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлекчә» («Краткий русско-татарский общественно-политический словарь», 1995), «Дәүләт-идарә аппараты һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлекчә» («Русско-татарский словарь-минимум для работников государственно-управленческого аппарата и общественных организаций», 2001) басмаларын төзүче.

Журналистика теориясенә (риторика, очерк, эссе) караган дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы. «Өмет» (1977), «Ул кабызган маяклар» (1980; рус теленә тәрҗемәсе «Маяки, зажжённые Ильичом», 1987; Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1981); «Мәхәббәт хакы» (1986), «Бер карадым ...» (1989) дип аталган хикәя һәм повесть җыентыкларын бастыра.

Филология фәннәре докторы (1996), профессор (1997), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007).

Татар энциклопедиясе сайтыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100