420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1940 һәм 1946 елгы хатын-кызлар вафат.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.
Ведомство белешмәсе буенча, шулай итеп республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.