news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган

Юл һәлакәте бүген көндезге берләр тирәсендә Казан — Ульяновск трассасында булган.

Татарстанда авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте бүген көндезге берләр тирәсендә республиканың Апас районында булган.

Биредә «Лада» белән Ульяновск өлкәсе номерлары куелган «Инфинити» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл кырыена төшеп киткән, ә «Инфинити»ның тәгәрмәче өзелгән.

Авария шактый җитди булуга да карамастан, зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100