Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда почта тартмасына ялган счет-фактура салып йөрүчеләр турында кисәттеләр
Авиатөзелеш районындагы йортларда мошенниклар торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ялган квитанцияләр китерә башлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казанлыларны почта тартмаларына ялга счет-фактура кәгазе салып йөрүче мошенниклар барлыкка килүе хакында кисәттеләр.
Казан мэриясе сайтында чыккан хәбәрдән күренгәнчә, ялган квитанцияләрдә шәхси счет номеры, ай, фатирның мәйданы, анда яшәүче кешеләр, исәпләү приборлары турында мәгълүматлар дөрес түгел.
QR-кодны сканерлаганда «Медицина гуманитар оешмасына иганә ярдәме» дигән язу күренә, ә счет-фактураны сканерлаганда исәп-хисап үзәге кассасында башка фатирның квитанциясе ачыла.
Әлеге факт буенча Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе Казанның Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә һәм полиция бүлегенә гариза юллаган.
Казанлыларны уяу булырга һәм түләр алдыннан квитанциядә күрсәтелгән мәгълүматларны җентекләп өйрәнергә чакыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз