news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында «Мицубиси» фура белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә Зөя күперендә килеп чыккан.

Татарстанда М7 трассасында «Мицубиси» фура белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган
скриншот из соцсетей

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында «Мицубиси» фура белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә М7 «Волга» трассасының 756нчы километрында - Зөя күперендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мицубиси» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, чит ил автомобиле – Самара өлкәсеннән, ә фура Башкортстанныкы булган.

Нәтиҗәдә, «Мицубиси» автомобиленең йөртүчесе һәм 49 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100