news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда үз хатынын буып үтергән күп балалы әтине хастаханәгә озатканнар

Судта хәбәр итүләренчә, күптән түгел Айрат Бакировның хәле начарланган һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.

Казанда үз хатынын буып үтергән күп балалы әтине хастаханәгә озатканнар
Елена Саляхова

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда көнчелектән үз хатынын буып үтергән күп балалы әтине хастаханәгә озатканнар.

Бүген Совет районы судында узган елның августында хатынын үтергән Казан Отеллосы Айрат Бакиров эше буенча шаһитлардан сорау алырга тиешләр иде. Әмма суд утырышы башланыр алдыннан ир-атны хастаханәгә озатулары хакында билгеле булды.

Судта хәбәр итүләренчә, күптән түгел Бакировның йөрәге авырта башлаган һәм аны хастаханәгә салырга туры килгән.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига узган елның 2 августында Казанның Константиновка бистәсендә булган. Айрат Бакиров һәм аның хатыны арасында көнчелек аркасында низаг купкан һәм ир җәмәгатен кер бавы белән буып үтергән. Бакиров шуннан соң әлеге хәл турында полициягә хәбәр иткән. Соңрак ачыкланганча, ул мондый адымга хатыны башка иргә китәчәге турында әйткәннән соң барган.

Бакировларның 10, 7 һәм 5 яшьлек кызлары бар.

Ир-атны шунда ук кулга алганнар. Ул хатынын үтерүдә гаепләнә. Казанның Совет районы суды Бакировка өй аресты билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100