Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан язгы су ташкынына әзерләнә
Татарстан башкаласында 386 йортны су басарга мөмкин.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда язгы су ташкынына каршы торуда әзерлек башланды. 400ләп йорт урнашкан 13 квадрат километрлы мәйданны су басуы мөмкин. Бу хакта бүген дүшәмбе эшлекле киңәшмәсендә җиткерделәр.
«Гражданнарны саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанда кар һәм боз сыйфатында 52 млн тонналап су тупланган», – дип хәбәр итте структура җитәкчесе Фердинант Тимерханов. Ул җылытканчыга кадәр карның калынлыгы 65 сантиметр, тыгызлыгы бер кубометрга 350 килограм булуын җиткерде. Һәм ул уртача еллык нормадан 10 процентка артык.
Су ташуыннан 1223 кеше зыян күрергә мөмкин. Иң борчулы урын – Кемеровская урамы икән, ул түбәнлектә урнашкан һәм су агып китәр урын юк. Лукин урамы бик чүпләнгән, мөгаен, коллектор ватылгандыр. Салмачы һәм Константиновка бистәләре дә борчу тудыра. Әле болар потенциаль куркыныч янаган урыннарның бик азы гына, дип белдерделәр киңәшмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз