Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тикшерү комитеты хатынын үтерүчене корбан итеп күрсәтә торган сүзләрне кире какты
Мәләкәс авылы халкы Тимур Прохоровның җинаять кыла алуына ышанмый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Мәләкәс авылында хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче Чаллы егете үзе дә җинаять корбаны булган, кызларның гомерен башка кеше өзгән дигән сүзләр чыкты. Тикшерү комитеты әлеге мәгълүматны кире какты.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, авылдагы видеокүзәтү камераларының язмалары тикшерелгән. Җинаять кылынган көнне йортка гаепләнүчедән башка беркем кермәгән һәм чыкмаган.
Моннан тыш, Чаллы егете үз-үзен атып үтергән автомобильне тикшерү нәтиҗәләре аның машинада ялгызы булуын раслый. Хәзер бу эш буенча төрле экспертизалар билгеләнгән, тикшерү дәвам итә. Якын арада тикшерү нәтиҗәләре билгеле булачак.
Күптән түгел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Мәләкәс авылы халкының Тимур Прохоров хатынын һәм аның сеңлесен үтергән дигән сүзләргә ышанмавы турында язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз