420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада 1934 елда һәм 1947 елда туган хатын-кызлар, 1951, 1955 һәм 1958 елда туган ир-атлар үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.
Бүгенгә республикада коронавирустан 252 үлем очрагы теркәлгән.