news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең атказанган артисты Юрий Лахин вафат булган

Актерга 68 яшь иде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә РСФСРның атказанган артисты, театр һәм кино актеры Юрий Лахин вафат булган. Аңа 68 яшь иде.

«Мәскәүдән күңелсез хәбәр килде. Юрий Лахин үлде. Кайчандыр ул Свердловск драмасында әйдәп баручы актер иде», — дип язган Урал драматургы Николай Коляда бүген Facebook тагы битендә. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Лахин 1952 елның 23 июлендә Запорожье шәһәрендә туган. Ул туганнан соң озак та үтми, гаилә Уралга күченә. Ул шунда үскән һәм мәктәпне, ә 1978 елда Свердловск театр училищесын тәмамлый. Актер Свердловск академия драма театрында, Покровкадагы дәүләт театрында, «Сатирикон» театрында эшләде.

Юрий Лахин «Ликвидация», «Молодежка», «Вечный зов», «Громовы» сериалларындагы рольләре белән танылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100