news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Җәлетдинов белән хушлашу «Мәрҗани» мәчетендә узачак

Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты коронавирустан вафат булды.

Ренат Җәлетдинов белән хушлашу «Мәрҗани» мәчетендә узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәлетдинов белән хушлашу «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

Хушлашу иртәнге сәгать унда «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Аны Арча зиратында җирләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ассоциациянең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ренат Җәлетдинов 68 яшендә Covid-19 коронавирусыннан вафат булды. Ул Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенә нигез салучыларның берсе иде. Ул 2004 елдан бирле 17 ел дәвамында җитәкчелек итте. Моннан тыш, ул «Брупер-Науруз» ҖЧҖ генераль директоры булып эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100