Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында балалар бакчасында янгын чыккан
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.
(Кукмара, 27 гыйнвар,"Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Янгын сүндерүчеләр төнлә белән Кукмара районының Адай авылында балалар бакчасында чыккан янгынны сүндергән.
26 гыйнварда төнге сәгать 00.45тә 117нче янгын сүндерү-коткару частенә Адай авылында балалар бакчасы яну турында хәбәр алына.Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару частенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын телләре балалар бакчасының тышкы ягын чорнап алган, алга таба утның бөтен бинага таралу куркынычы була.
Янган урын 1 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз