news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшче түбәдән ишелеп төшкән бозлы кар астында калып үлгән

Фаҗига 21 гыйнварда «Техника» ҖЧҖ җитештерү базасы территориясендә булган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда түбәне чистарткан эшче өстенә бозлы кар ишелеп төшкән, ул үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Фаҗига 21 гыйнварда, Тэцевская урамында «Техника» ҖЧҖ җитештерү базасы территориясендә булган. Эшче махсус баскычка басып база түбәсен бозлы кардан чистарткан. Шул вакытта ир-ат өстенә бозлы кар ишелеп төшкән.

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Базада кардан чистарту эше компаниянең технологы рөхсәте белән башкарылган.

«Мәскәү районы прокуратурасы тикшерү органнарына гаепле кешеләрне „Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу“ маддәсе буенча җаваплылыкка тарту турында карар җибәргән», — дип аңлатты Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100