news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы бозылганда игътибарлы булырга чакыра

Алдагы тәүлектә республика территориясендә кар, томан көтелә, урыны белән буран, юлларда бозлавык булачак.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы бозылганда игътибарлы булырга чакыра

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы начарланган вакытта игътибарлы булырга чакыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы тәүлекләрдә республика территориясендә кар, томан көтелә, урыны белән буран, юлларда бозлавык булачак.

Һава торышы начарланган шартларда республика ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булуны, юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне сорый. Хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм үзгәрешләр булдырмаска тырышырга кирәк. Балаларны машинада бары тик махсус автокреслоларда гына йөртү сорала.

Җәяүлеләргә шулай ук бик сак булырга, юлны светофорның рөхсәт итү сигналына һәм билгеләнгән урыннарда гына чыгарга киңәш ителә, шулай ук киемдә яктылык кайтаручы элемент булдыру мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100